_рн_л_рг_ т_з_ ик_н й_р_к.



Әрнүләргә түзә икән йөрәк.

Бу дөньяда нинди генә авыр язмышлы кешеләр юк. Кайберәүләрне тормыш тугач ук сыный башлый..

Үзенең үткәннәре турында сөйләгәндә Галя апаның күзләреннән бер туктаусыз яшьләр тамды, аларны яулык чите белән сөртеп, хәтирәләрен яңатырга авыр булса да дәвам итте ул.

Галя апа 1941 елда дөньяга килә. Әти-әнисе гади авыл кешеләр була. Белгәнебезчә, күп гаиләләрне кайгыга салып, илебездә сугыш башлана. Күпме ир-егетләр сугыштан исән кайтмый, озак та үтми Галя апының әтисенең үлем хәбәре килә. Әнисе белән икәү генә яши башлыйлар, аларга бик авыр була, ачлык турында язып та торасы да түгел инде. 1947 елда әнисе дә авырып үлеп китә. Сабый бу дөньяда япа-ялгыз кала, якын туганнары булмаганга, аны ятимнәр йортына алып китәләр. Унсигез яшенә кадәр Галя апа шунда тәрбияләнә.

-И кызым, ятимнәр йортында мина бик авыр булды. Гел күз алдыма әниемне китерә идем, хәзер нинди булыр икән дип уйлый идем. Мин бит әнине рәтләп хәтерләмим, имеш без бергэ ашарларга пешерәбез, эшлибез дип хыяллана идем. Башымны әниемнең итәгенә куеп, сырпаланасым, аны каты итеп кочаклыйсым, үбәсем килә иде. Әни кочагын алыштырырдай бүтән кеше дә, җылылык та, наз да юк шул. Төннәрне йокламыйча елап чыга идем, тулы гаилә турында бик хыялана идем мин,- дип сөйли башлады Галя апа.

Галя апа ятимнәр йортыннан чыккач завотда эшли башлый, кечкенә генә булса да аңа тулай торакта бүлмә бирәләр. Озак та үтми ул Егор исемле егет белән таныша, бик матур буй-сынлы, чибәр, акыллы егет була ул. Кызны бер күрүдә ошата егет. Яшьләр арасында мәхәббәт ятьмәләре сузыла.

-Ятимнәр йорты узәгемә үткән иде. Егор белән матур тормыш корырга, балалар алып кайтырга хыяллана идем. Тумаган балаларыма исемнәр сайлап куя идем, хыялларга чумып, бик бәхетле булырмын төсле идек..

Бер ничә ай очрашып йөргәч, Галя белән Егор тормыш юлларын бергә бәйлиләр, матур итеп яшәп китәләр, кайнанасы гына Галяга кырын карый, юк барга бәйләнә, бик кырыс хатын-кыз була ул, әллә ятимә кыз булгангамы киленен якын итми. Барыбер кайнанасына карата үпкә сиздерми Галя, ана яхшылыктан башка бер генә гамәл дә кылмый.

Тормыш әкренләп бара Галя бер-бер артлы өч бала таба, башта улы Дима, кызы Настя, аннары тагын бер улы Сергей туа. Кайнанасы гына килешә алмый, балаларның матур тормышларын әшәке сүзләре белән бозарга гына тора. Яшь килен исә өлешемә төшкән көмешемдер дип тешен кысып түзә, сабыр итә.

Аяз көнне яшен суккандай 28 яшендэ Егор йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Галя өч бала белән тол кала. Кайнанасы бәйдән очкынган эт кебек, син генә улымны кабергә керттең дип, гел киленен гаепли, аның ярасына тоз салып тора. Егорның үлеменнән сон алар әле күпмедер вакыт бергә яшиләр. Тормыш булгач төрле чаклар була: бер көнне Галя эшеннән соңарып кайта, явыз кайнанага шул җитә кала, минем улым салкын җир астында ята, ә син сөйрәлеп йөрисең дип килененә очраганны әйтә һәм башына суга. Галя балаларын алып өйдән елый-елый чыгып китә. Янә эшендәге тулай торак бүлмәсенә кайтып көн күрә башлы.

Егор улгәч тормыш туктаган кебек булды, мин берүзем кечкенә балалар белән утырып калдым, ярдәм итәргә якын кешеләрем булмады. Ләкин көчле булырга, бирешмәскә, ничектә яшәргә тырыштым, -ди карчык.

Вакыт бара, Галя эшенә Володя исемле егет килә, чибәр, сылу буйлы Галяга анын күзе тиз төшә. Яшь хатынның йөрәген яуларга керешә ул: шигырьләр укый, аны үзенә каратырга тырыша. Күпмедер вакыттан соң Володя Галяга кияүгә чыгырга тәкъдим ясый.

Ул үзе бердә өйләнмәгән егет була, әти-әнисе янына кайта да, өч балалы хатынга өйләнәм, риза булмасагыз гомер буе үзем генә яшиячекмен дип кырт кисә. Володяның әти-әнисе ризалаша.

Володяны мин бик унган-булган кеше дип уйладым, югыйсә бик тырышып артымыннан йөрде бит, чәчәкләргә күмде, ничек матур сөйләгәнен күрсәң син аның, балаларыңа да әйбәт әти булам, тырышам диде, теле “тәмле” булып чыкты шул, ә тормышта яшим, булдырам дип торган ир булмады ул. Өйләнештек ике елдан уртак улыбыз Коля туды. Ә авыр сынаулар мине алда тагын көткән икән әле..

Тормыш әкренләп бара, Володяның балаларга артык исе китми, “суңга” йөрергэ ярата, аракы белән дә бик дус була. Барлык тормыш авырлыклары Галяның җилкәләренә төшә. Балалары үсә бара, тормыш кора башлыйлар. Володя илле бер яшендә күп эчү нәтиҗәсендә үлеп китә.

-Парлы килештэ ялгыз булдым мин, кызым. Әйткәнемчә, Володяның миңа да, балаларга да артык исе китмәде, начар хатын да булмадым инде үзем, җайларга тырыштым. Ир бәхете насыйп булмады, Володя эчеп үлде, балаларым белән юандым, бәхетле булсыннар дип теләдем.

Еллар үтә тора, Коля да әнисенә янына кайтып өйләнү теләген белдерә.

Николаем, бигрәк әни җанлы иде. Кайтты да әнием мин өйләнәм, ул бик әйбәт, акыллы кыз, сина ошаган диде. Тиздән кызны алып кайтып таныштырды, ана нибары унҗиде яшь иде, ризалыгымны бирдем. Киленемне кызым кебек якын күрдем. Ул мина Һәрвакыт әни, ә мин ана кызым дип эндәштем. Матур тормыш корып җибәрделәр. Кызлары туды. Ләкин бәхетләре генә озакка бармады шул. Николай улым юк инде бүтән, вәхши җаннар төнлә квартирларына кереп улымны утереп чыгып киттеләр. Ул көнне киленем белән оныгым өйдә булмаган. Николайның гәүдәсен Казанка елгасына илтеп ташлаганнар. Ике атнадан соң гына таптык без аны, аяк киеменнән генә таныдык, улымннан бернәрсәдә калмаган иде инде, бары сөяк. Гәүдәсе череп, теткәләнеп беткән иде. Бу хәсрәт мине тәмам аяктан екты, күмгәнен рәтләп хәтерләмим дә, озатырга бик күп кеше килгән иде, дип әйттеләр.

Улынын үлеме Галя апаны бик бетерә, еш авырый башлый, ләкин соңгы тамчы көчләрен җыеп, ничектә яшәргә тырыша. Күпмедер вакыттан соң килене үз ягына әти-әнисе янына кайтып китә, Галя апа аңа каршы килми. Шуңа өстәп, ялгыз калмаска, тагын тормыш корырга үгетли, хәер-фатихасын бирә. Алар һәрдаим җылы мөнәсәбәттә булалар.

Галя апа үзе генә яшәп кала. Балалары, оныклары килеп хәлләрен белеп тора, алар белән күңелен юатырга тырыша, дин юлына баса.

Берничә елдан сон язмыш Галя апаны тагын сыный: олы улы Дмитрий хатынын, ике баласын калдырып бу якты дөньядан китеп бара.

Дмитрий улым да юк, бөер авыруыннан үлде ул. Хастаханәдә улымны саклаганда: “Балаларым урына мине ал”, — дип Ходайга ялвара торган идем. Яшисе гомерең булгач, яшисең икән ул. Аны да кара гүрләрләргә салдым, яшәү яме беткән иде инде минем өчен, ләкин үз-үзеңә кул салып булмый, Ходай биргән гомерләрне ничектә яшәп бетерергә кирәк. Дмитрийның үлеменнән сон ике инсульт кичердем. Бик авыр булды мина, аяк-кулларым сызланулардан бигрәк, җаным авыртудан бик азаплана идем.

Бүгенге көндә Галя апа кызы гаиләсендә яши. Кызы турында сүз башлагач ул бик авыр сулап куйды. Күпмедер вакыт уйланып, хатирәләрен яңартты да, сөйләвен тагын дәвам итте.

-Балаларым тугач мин бик шатландым, әни булу бик зур бәхет ул. Аларны яратып үстердем, тәрбияләдем, “акны-карадан” аерырга өйрәттем. Акыллы, изге күнелле, чын кешеләр булыгыз дип тәрбия бирә идем. Настя кызым бик бай иргә кияүгә чыкты, ике кызлары туды, байлык бозды аны. Хәер байлык кына да түгелдер инде, усал, үс сүзле Настя, кеше белән санлашмый, минем өчен дә әни дип үлеп тормый. Алар белән яшим, кызымнын башында акча гына, уенда чит илдән чит илгә барып ял итү, кызларына да дөрес тәрбия бирмәде. Шуңа җаным сыкрый. Минем янга таныш-белешләремне китертми, аралыштырмый. Квартирамны да сатты, акча җитмидер инде. Кызыма карыйм да беренче кайнанам искә төшә: койган да куйган инде. Акыллы булу Ходай бүләге шул ул. Настя да аңыңа килер әле бер.Аның өчен йөргәгем бик әрни, балам бит инде, йөрәк пәрам..

Кызым, ә сиңа әйтер сүзем шул: тормышта акыл белән яшә, егетләрнен матур итеп сөйләүләренә ошанма, булачак иреңне бар яктан да сына, бәхетле бул, Ходай сина матур, тигез тормыш насыйп итсен, яраткан ир хатыны, кадерле әни бул!

Миңа изге теләкләрен теләп, кайнар күз яшьләрен сөртеп куеп, сөйләвен тәмамлады Галя апа. Ул искиткеч ачык күңелле, сабыр холыклы, көчле рухлы кеше. Тормышта бик куп авырлаклар күреп тә, сынмаган, сыгылмаган ул. Бу дөньяда бала югалтудан да авыр хәсрәт юк. Галя апа бу кайгыны ике тапкыр кичергән. Югалту хәсрәтләре бик ачы, вакыт барсына да дәва диләр. Юк, аны вакыт та, табиб та дәвалый алмый. Әле киресенчә, еллар үткән саен тагын да искә төшереп, тырнап тора…Кызы Настяның әнисенә карата рәхимсезлеге йөрәкне әрнетә. Бар көчен, җылылыгын биреп үстергән әнисенә мондый мөнәсәбәттә булуы бик күңелсез күренеш. Ул да бер акылына килер, акча гына мөһим булмавын аңлар, тормыш бумеранг бит ул барсы да кире кайта. Үзенен дә кызлары бар. Картаймыш көнендә изге җанлы әнисенә булган мөнәсәбәте исенә төшәр, бик үкенер, ләкин сон булыр... Бу өч көнлек дөньяда без бары кунак кына бит, бер-береңне кадерләп, якыннарыңны хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә?!

Их тормыш,тормыш! Галя апа белән танышып аралашкач уйга батып озак йөрдем, күңелемдә авыр уйлар өермәсе калды. Ни хәл итмәк кирәк,язмышны үзебез язмыйбыз..

Алинә Хәкимова. Апас районы.

 

 

Posted in Без рубрики

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *